Бу хакта Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов хәбәр итте. «Баймак хәбәрҙәре» гәзитенә ул фестивальнең беренче көненә йомгак ясап, түбәндәгеләрне сөйләде:
– Фестивальнең беренче көне тулысынча спорт ярышларына багышланды. Финалчыларны бүген билгеләячәкбез. Безнең бәйрәмгә республикабыздан гына түгел, Себердән, Төньяк Кавказдан, Казахстаннан, Үзбәкстаннан да бик күп кеше килүе куандыра.
Азат Бадранов билгеләвенчә, чара беренче тапкыр үткәрелүгә карамастан, белгечләр тарафыннан әлеге башлангыч уңай бәяләнгән һәм аның фәнни әһәмияте дә танылган.
Беренче вице-премьер фикеренчә, экспертларның мондый уңай бәясе "Башкорт аты" фестивален яңа дәрәҗәгә күтәрә. Бу хакта “Баймак хәбәрҙәре” гәзите яза.
Чыганак: “Баймак хәбәрҙәре, https://bv02.info/
bashhorsefest