Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июль 2022, 10:08

“Башкорт аты” тамашачыларны көтә!

29-30 июль көннәрендә Баймак районының Граф күле ярында башкорт токымлы атларны саклау һәм үстерүгә багышланган республика фестивале үтәчәк.

“Башкорт аты” тамашачыларны көтә!
“Башкорт аты” тамашачыларны көтә!

Чараның төп максаты – республикада ат үрчетү, кымызчылык традицияләрен саклап калу һәм үстерү, башкорт токымлы атларның санын арттыру, аларны популярлаштыру.

Фестиваль кунакларын кызыклы һәм бай эчтәлекле программа көтә, ул төрле спорт ярышларын һәм мәдәни чараларны үз эченә ала.

Фестивальдә традицион ат спорты ярышлары, атлар белән бәйле халык уеннары, чабышлар оештырылачак. Моннан тыш җәядән ату буенча “Мәргән укчы” төбәкара фестивале, зур атлы парад узачак.

Чарада этник тематикага зур урын биреләчәк. Ачык һавада төрле күргәзмәләр һәм мастер-класслар оештырылачак. Моннан тыш, ат дирбияләре эшләүчеләр арасында конкурс узачак. Фестиваль кысаларында шулай ук “Россия төбәкләрендә атларның асаба токымнарын саклау һәм үрчетү” бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узарга тиеш.

Фестивальнең йомгаклау көнендә Башкортстанның Ф. Гәскаров исемендәге Дәүләт халык бию академия ансамбле, “Аргымак” һәм “Ятаган” этно-төркемнәре, Zainetdin, “Splash” барабан тамашасы, “Дәрвиш-хан” рок-төркеме, Guzel dance, Зилия Бахтиева, Идел Аралбаев һәм Әлфия Нигъмәтуллина катнашлыгында зур концерт булачак.  

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика халкын “Башҡорт аты” фестиваленә чакырып, болай диде: “Бу зур фестиваль, анда атлар белән бәйле барлык мәсьәләләр дә каралачак: спорт өлеше дә, сәнәгать өлеше дә, фән өлеше дә. Бик күп кунаклар килә. Мин дә анда катнашам. Кызык булачак!”

Фото: spas-agro.ru

“Башкорт аты” тамашачыларны көтә!
“Башкорт аты” тамашачыларны көтә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: