Бүген, иртәнге сәгать 11дә, Башкортстанның Благовар районы Кашкалашы авылы янындагы юлда Языководан Уфага баручы Ford Transit автобусы КамАЗ йөк автомобиле белән бәрелешә. КамАЗ бу вакытта читтәге рәттә, юлга разметка ясаучы эшчеләрне каплап торган була. Ford Transit автобусы водителе – 27 яшьлек егет – КамАЗны күрмичә, аның өстенә килеп менә. Нәтиҗәдә, 6 пассажир һәлак була, 13е төрле тән җәрәхәтләре белән Уфа, Языково һәм Чишмә хастаханәләренә озатыла. Дүрт кеше әле дә бик авыр хәлдә.
Каза күрүчеләрне эвакуацияләү өчен 10 “Ашыгыч ярдәм” экипажы һәм бер санитар авиация вертолеты җәлеп ителгән.
Узган атнада Башкортстанның Бакалы һәм Мәләвез районнарында булган юл-транспорт фаҗигаләрендә барлыгы 8 кешенең гомере өзелгән иде. Бу афәт кайчан тукталыр икән?
Фото: Башинформ