Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль 2022, 11:08

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

1 августтан эшләүче пенсионерларга түләүләр арта. Тик күпкә түгел...

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

1 августтан 7,4 миллион эшләүче өлкәннәрнең пенсияләре күтәреләчәк. Тик әллә нинди зур акчага өмет итәргә ярамый. Түләүләр күп дигәндә 314 сумга арттырылачак.

Пенсияләрнең артуы эшләмәүче пенсионерларны да көтә. 2022 елның июленә 80 яшь тулган яки I группа инвалид булган русиялеләрнең пенсия түләүләре берьюлы 7200 сумга артачак. Закон буенча, акча кешенең туган көненнән соң икенче айдан түләнә башлый.

– Бу өстәмә картлык буенча страховка пенсиясен алучыларга гына кагыла, – дип аныклый Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов. – Шулай итеп, 80 яшькә җиткән һәм социаль пенсия алучы гражданнар өстәмә түләүгә дәгъва итә алмый".

Августта барлык түләүләр дә автоматик рәвештә арттырылачак. Өлкән яшьтәгелргә моның өчен гариза язып, Русия Пенсия фонды бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк.

Әлеге индексация Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә кертелгән пенсия реформасы концепциясе кысаларында башкарыла.

Фото: law-raa.ru

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
Эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: