Аларга Русия Президентының матбугат секретаре аңлатма бирде. Дмитрий Песков билгеләвенчә, Владимир Путинның авыруы турында Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларында кабатланып торган язмалар дөреслеккә туры килми. Русия Президентының сәламәтлеге әйбәт.
“РИА Новости” Песковның түбәндәге сүзләрен китерә:
– Президентның сәламәтлеге тәртиптә. Соңгы вакытта Украина, АКШ, Британия мәгълүмат “белгечләре” Президентның сәламәтлеге турында төрле уйдырмалар чыгарып кына тора, – дип ассызыклаган Песков.
Күптән түгел Владимир Путин Иран башкаласы Тәһран шәһәренә барып кайтты, Бөтенрусия Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Күзәтчелек советына җитәкчелек итәргә ризалык бирде. Ул эш өстендә. Аның сәламәтлеге турында имеш-мимеш таратучыларга карап, нәкъ мәзәктәгечә – “Не дождетесь!” дип җавап кайтарырга гына кала.
Фото: news2.ru