Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә тагын тәүлек эчендә дүрт кеше һәлак булды. Бу юлы “Ларгус” машинасында Акъяр-Уфа маршруты буенча пассажирларны рөхсәтсез ташучы юл-транспорт һәлакәтенә тарыган.
Каза Мәләвез районы Уфа-Оренбург трассасында була. Анда Дарьино авылы янында “Лада Ларгус” һәм “Ford Focus” бәрелешә. “Ларгус” белән Сибайда яшәүче 36 яшьлек ир идарә иткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат Акъяр-Уфа маршруты буенча законсыз рәвештә пассажирлар ташыган. Гадәттә, мондый автомобильләрнең түбәсендә өстәмә багажник беркетелгән, ә салонда өстәмә утыргычлар урнаштырылган була.
Исегезгә төшерәбез, 18 июль иртәсендә Бакалыда кара “Audi” машинасында бер егет дүрт кызны таптатып үтергән иде.
Фото Вк челтәреннән.