+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июль , 18:42

Башкортстанлыларга – дәүләт бүләкләре!

Республикабызның өч вәкиле Русиянең дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Башкортстанлыларга – дәүләт бүләкләре!
Башкортстанлыларга – дәүләт бүләкләре!

Русия Президенты Владимир Путинның бу хактагы Указы хокук информациясе порталында басылып чыкты.

“Русия Федерациясенең атказанган артисты” мактаулы исеме Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры артисты  Риф Сәйфуллинга бирелде.

«Газпром трансгаз Уфа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Павел Романенков ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнде, ә «Башнефтегеофизика» акционерлар җәмгыятенең әйдәүче геофизигы Альберт Ислакаев күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Русия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Фото: https://bash.news

Башкортстанлыларга – дәүләт бүләкләре!
Башкортстанлыларга – дәүләт бүләкләре!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в