+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль , 14:00

Бер исерек – дүрт гомер

Бүген Бакалы районы Бакалы авылында юл фаҗигасендә 16 – 19 яшьлек  дүрт кызның гомере өзелде.

Бер исерек – дүрт гомер
Бер исерек – дүрт гомер

Фаҗига иртәнге 4тә була. Audi A5автомобилендә җилдерүче водитель юл читеннән баручы дүрт кызның өсләренә килеп менә. Фаҗигадә кызларның берсе дә исән калмый. ЮХДИИ хезмәткәрләре белдерүенчә, водитель исерек була. Ул үзе дә Бакалы кешесе, Себердә эшли. Кызларның икесе Бакалының 1нче мәктәбен яңа тәмамлаган, икесе Уфа һәм Октябрьский сәнгать колледжлары студентлары булып чыга. Алар элекке сыйныфташлары белән “Аккош” кафесында очрашканнан соң өйләренә кайтып барган булалар. Тик иномарканы иярләгән исерек сәгатенә 110 чакрым тизлектә аларның өсләренә менеп, яшь гомерләрне өзә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фаҗига сәбәпләрен тикшерү эшләрен үз контроле астына алды. Ул моны җинаять дип бәяләде, һәм гаепле тиешле җәзасын алсын өчен “җирне тырнап тырышырга” вәгъдә бирде. Шунда ук исерек килеш руль артына утыручыларның җаваплылыгын арттырырга, “права”ларын алу белән бергә аларны хөкемгә тарттырырга кирәклеген дә әйтте. Шунда ук ул Бакалы районы хакимияте җитәкчесе Александр Андреевка кызларны  җирләү эшләрен һәм шуңа бәйле чыгымнарны үз өстенә алырга кушты.

Фото: Башинформ

Бер исерек – дүрт гомер
Бер исерек – дүрт гомер
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в