Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июль 2022, 05:35

Дүрт гаиләгә – “Ата-ана каһарманлыгы” медале!

Дәүләт бүләгенә Белорет, Кыйгы, Бөрҗән районнарында һәм Октябрьский шәһәрендә яшәүче гаиләләр лаек булды.

Дүрт гаиләгә – “Ата-ана каһарманлыгы” медале!
Дүрт гаиләгә – “Ата-ана каһарманлыгы” медале!

 Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадагы дүрт гаиләне “Ата-ана каһарманлыгы” медале белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды. Дәүләт бүләге ата-аналарга бала тәрбияләүдәге казанышлары, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклауга һәм ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен тапшырыла.

“Ата-ана каһарманлыгы” медальләрен Белорет районыннан – Зарубиннар, Кыйгы районыннан Гайнановлар, Октябрьский шәһәреннән – Миңнуллиннар, шулай ук Бөрҗән районыннан Хәбир Морзабаев гаиләләре алачак.

Әлеге бүләк Башкортстан Президенты 2014 елның 21 ноябрендә кабул иткән Указга ярашлы тапшырыла. Аның белән Башкортстанда яшәп, кеше гомерләрен коткарганда каһарманлык күрсәткән, яисә фәнни, иҗади, спорт, башка төрле җәмгыять эшләрендә зур казанышка ирешкән гаиләләр бүләкләнә. “Ата-ана каһарманлыгы” медале шулай ук инвалид, яисә ата-анасыз калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә дә тапшырыла.

Русия Президенты Владимир Путин соңгы чорда Русиядә балалар тууы кимүенә борчылуын белдереп, бу өлкәдә эшне җанландырырга кушкан иде. Әлеге медальләр балалы гаиләләргә Башкортстанда күрсәтелгән ихтирам билгесе булып тора.

Чыганак: https://www.bashinform.ru

Дүрт гаиләгә – “Ата-ана каһарманлыгы” медале!
Дүрт гаиләгә – “Ата-ана каһарманлыгы” медале!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: