Русия Президенты Владимир Путин хәрби хәрәкәтләр шартларында дошман ягына күчүне дәүләткә хыянәт итүгә тиңләштерү турындагы законга кул куйды. Документ пәнҗешәмбе көнне Хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Дошманның ягына күчү мәгънәсе астында турыдан-туры Русия Федерациясенә каршы торучы чит дәүләт көчләре (гаскәрләре), Халыкара яки чит ил оешмасы составында кораллы конфликтта, хәрби хәрәкәтләрдә яки корал һәм хәрби техника кулланып бүтән хәрәкәтләрдә катнашуы күз уңында тотыла.
Дошман ягына күчкән өчен максималь җәза 20 елга иректән мәхрүм итү каралган. Шундый ук җаваплылык чит ил дәүләтенә, Халыкара яки чит ил оешмасына финанс, матди-техник, консультация яки башка ярдәм күрсәткән өчен, яисә аларның вәкилләренә Русия хәвефсезлегенә юнәлтелгән эшчәнлек өчен каралган.
Фото: volgograd.bezformata.com