Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2022, 20:30

Югары Аташ тарихы тирән

Айрат Исаев бер төркем морзалар һәм ясаклы татарларның Темников өязеннән Югары Аташ авылына күчеп килүе турында тарихи китап язган. 

Югары Аташ тарихы тирән
Югары Аташ тарихы тирән

Айрат Кәүсәр улы Исаевның "Повесть минувших лет" (Узган еллар авазы") китабы табадан төште. 19 гасыр башында бер төркем морзалар, ясаклы татарлар Тамбов губернасының Темников өязеннән Чакмагыш районының Югары Аташ авылына күчеп килә. Автор бу хәл-вакыйгаларны тарихи даталарга таянып, архивларны актарып, үз йөрәге аша үткәреп тасвирлаган. Үзнәшер  чыгымнарын автор үзе, тормыш иптәше Рәсимә, кызлары-кияүләре Эльвина, Азат, Алина, Альберт күтәргән.

Югары Аташның 300 еллыгына багышланган "Саумысыз авылдашлар!" бәйрәме барышында  автор бу китапны килгән мәртәбәле кунакларга бүләк итеп өләште.

Тарихи повесть бик күпләрнең күңелендә кызыксыну уятыр, дип ышанасы килә.

Әнисә ЯГЪФӘРОВА.

Югары Аташ тарихы тирән
Югары Аташ тарихы тирән
Югары Аташ тарихы тирән
Югары Аташ тарихы тирән
Югары Аташ тарихы тирән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: