Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2022, 10:54

Вице-премьерлар саны арта

Элек алар 10 иде, хәзер 11 булачак.

Вице-премьерлар саны арта
Вице-премьерлар саны арта

12 июльдә бу хактагы Указга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. “Русия Федерациясе хөкүмәте рәисе 11 урынбасарга ия, шуларның берсе –  Хөкүмәт рәисе урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры”, – дип әйтелә указда.

Моңа кадәр Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның ун урынбасары бар иде. Шуларның берсе –Андрей Белоусов беренче вице-премьер вазыйфасын башкара. Вице-премьер вазифасында шулай ук хөкүмәт аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко да эшли.

Вице-премьерлар постларын Виктория Абрамченко, Юрий Борисов, Татьяна Голикова, Александр Новак, Алексей Оверчук, Марат Хөснуллин һәм Дмитрий Чернышенко, шулай ук бер үк вакытта Ерак Көнчыгыш федераль округында президентның тулы вәкаләтле вәкиле булган Юрий Трутнев та били.

Хәзер аларның сафы Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән тулыланачак. Аның кандидатурасын 15 июльдә Дәүләт Думасы хупларга тиеш.

Вице-премьерлар саны арту бәрәбәренә ил икътисады, халыкның яшәеш дәрәҗәсе дә артсын иде, дип телисе килә.

Фото: profile.ru

Вице-премьерлар саны арта
Вице-премьерлар саны арта
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: