Әлеге акчаны төрле максатларга тотарга мөмкин. Яшь ата-аналар өчен иң кирәкле юнәлеш – ул торак шартларын яхшырту. “11 меңнән артык гражданнар ана капиталы акчаларын нәкъ шушы максатка кулланган”, дип хәбәр итә Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе Фоат Хантимеров.
Шулай ук “Ана капиталы” хисабына гаиләдәге икенче балага ай саен өстәмә түләү алып барырга да мөмкин. Аны билгеләүне сорап, фондка 1652 гаилә мөрәҗәгать иткән. Аларга 127 миллион сум акча җибәрелгән.
Болардан тыш “Ана капиталы” акчаларын балаларның укуын түләү өчен дә файдаланырга мөмкин. Быелгы 6 ай эчендә 743 ата-ана нәкъ шулай эшләгән дә. Бу максатка 36,7 миллион сум акча юнәлтелгән.
Узган елдан башлап “Ана капиталы”н алу җиңеләйде. Гаризалар хәзер 10 эш көне эчендә карала. Шулай ук аны алу өчен кирәкле документларны җыеп, бер оешмадан икенчесенә йөгерү дә кирәкми. Моны Пенсия фонды үзе башкара.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Ана капиталы” Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы нигезендә 2007 елдан бирле балалы гаиләләргә түләнелеп килә.
Чыганак: Русия Пенсия фонды Башкортстан идарәлегенең матбугат хезмәте.