Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2022, 09:54

БДУ студентлары күпме стипендия ала?

Ышанмассыз, Башкорт дәүләт университетында стипендияләр 2559 сумнан алып 50 000 сумга кадәр барып җитә! Күзегез маңгайга мендеме? Аңлатып узабыз.

БДУ студентлары күпме стипендия ала?
БДУ студентлары күпме стипендия ала?
  1. Әгәр дә сез “өчле”ләрсез укыйсыз икән, 2559 сум күләмендә академик стипендия аласыз. Ул бюджет хисабына укырга кергән һәркемгә түләнелә. Ләкин сессиядә бер генә “өчле” алсагыз да, сез бу стипендиядән мәхрүм калачаксыз.
  2. 12 500 сум күләмендәге югары стипендия бюджетта һәм килешү буенча белем алучы студентларга түләнелә. Аны алу өчен уку, фәнни-тикшеренү, җәмәгать эшләрендә, спорт өлкәсендә казанышларга ирешергә кирәк.
  3. 5559 сум күләмендәге социаль стипендия аз керемле гаиләләрдә үскән, яисә башка льготалы категорияләргә караган студентларга түләнелә. Аны “өчле”гә укучы яшьләр дә алырга мөмкин.
  4. 47 500 сумга кадәрле исемле стипендияләр укудагы казанышлар, республика, ил күләмендә узган фәнни конкурсларда җиңүләр өчен түләнелә. Ул башка төрле стипендияләргә өстәмә рәвешендә бирелә. Тик аны алу өчен бик тырышырга кирәк!

Боларга өстәп БДУның 13 төрле үз стипендиясе дә бар. Җыеп әйткәндә, студент, тырышып укыганда һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканда, 50 000 сумга кадәрле дәүләт стипендиясе алырга мөмкин. Максат куя һәм шуңа ирешә белүдә үҗәтлек кенә кирәк!

Фото: вербум.рф

БДУ студентлары күпме стипендия ала?
БДУ студентлары күпме стипендия ала?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас