Әлеге конкурс Русия Федерациясе Президентының 2018 елда кабул ителгән «Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр турында»гы Указына ярашлы үткәрелә. Быел Башкортстаннан 33 педагог атап үтелгән премиягә лаек булды. Алар арасында Краснокама районы Яңа Кабан урта интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линара СӘЛИМОВА да бар.
Ленара Гавис кызы 1997 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлеген тәмамлаган. Шуннан бирле ул балаларга туган тел һәм әдәбият серләрен төшендерә. 2019 елда ул Казанда узган “Туган тел” Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә кергән иде. Яңа методик алымнар куллану, балалар белән тигез мөгаләмә Линара Гавис кызының асыл сыйфатлары булып торалар. Барлык укучыларыбыз исеменнән аңа тынгысыз хезмәтендә яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
Фото: Линара СӘЛИМОВАның “ВК”дагы шәхси битеннән.