-5 °С
Болытлы
Кытайда чаңгы шуа торган робот уйлап тапканнар. Аны Шанхай университеты инженерлары ясаган. Робот чаңгыга эләктереп куя торган дүрт “аяк” һәм чаңгы таякларын “тота” торган өстәмә ике “кул” белән җиһазландырылган. Ул секундына 10 метр ара уза, борыла, маршрут планлаштыра ала, очраган киртәләрне узарга һәм кеше белән хезмәттәшлек итәргә сәләтле. Әлбәттә, мондый роботлар чаңгы шуар өчен генә түгел, ә башка өлкәләрдә, мәсәлән, сәнәгатьтә кешене алыштырыр өчен ясала. Хәйләкәр кытайлылыр һәр әйбердән файда табар өчен эшлиләр...
Фото: new-science.ru