Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2022, 11:20

Татар теле укытучылары җыелган

Уфа районындагы Михайловка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динара Харисова Казанда үткән Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенрусия съездында катнашты.

Татар теле укытучылары җыелган
Татар теле укытучылары җыелган

27--29  июньдә Казанда Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенрусия съезды узды. Анда  400гә якын делегат катнашты. Русия күләмендә үткәрелә торган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесе җиңүчесе Динара Харисова да бу күркәм чарада катнашырга чакыру хаты алган иде. Динара Радик кызы -- Башкортстанның Уфа районындагы Михайловка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Съездның пленар утырышы 29 июньдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Анда Динара Харисова үзенең  эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, Уфа районында татар теле укытучыларының эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Татарстанның мәгариф министры Илсур Һадиуллин аның намуслы хезмәтен  мактау грамотасы белән билгеләп үтте.

Татар теле укытучылары җыелган
Татар теле укытучылары җыелган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: