Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июль 2022, 22:32

Путин белән биегән өчен эзәрлеклиләрме?

Австриянең элекке тышкы эшләр министры Карин Кнайсль янаулардан куркып илдән чыгып качкан. Ул берничә ел элек Русия Президенты Владимир Путин белән биегән иде.

Путин белән биегән өчен эзәрлеклиләрме?
Путин белән биегән өчен эзәрлеклиләрме?

“The Washington Post” репортерына юлланган хәбәрләрендә Кнайсль интервью бирмәвен һәм Австриядән качуын хәбәр иткән. Ул илдән “үтерү белән янаганнары өчен” эмиграцияләнүен белдергән.

Карин Кнайсль 2017-2019 елларда Австрия Тышкы эшләр министрлыгын җитәкләде. Ул Хөкүмәттә Австрия Ирек партиясе квотасы буенча урын алган иде. 2016 елда “Бердәм Русия” әлеге партия белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Карин 2018 елда Русия Президенты Владимир Путин белән үзенең туенда биюе белән билгеле. Ул шулай ук балалар өчен урыс телендә “Принц Евгений: от безвестности к европейскому признанию” дигән китап чыгарган иде.

2020 елда Кнайсль “Роснефть”нең Директорлар советына керә. Агымдагы елның 23 маенда аның компаниядән китүе билгеле булды. Кнайсль шулай ук советта үз вәкаләтләрен икенче срокка озайтудан баш тарткан.

Аны үтерү белән янауларга Русия белән хезмәттәшлек сәбәпче дип фараз итәргә кирәк.

 


Коммерсант фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: