Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 июль 2022, 10:47

“Бу җирәнгеч тамаша булыр иде”

Русия Президенты АКШ һәм Көнбатыш илләре җитәкчеләренең аңа ияреп билгә кадәр ялангач фотога төшү тәкъдимен шулай бәяләде.

“Бу җирәнгеч тамаша булыр иде”
“Бу җирәнгеч тамаша булыр иде”

Русия Президенты Владимир Путин  G7 лидерлары саммитында АКШ һәм Көнбатыш илләре җитәкчеләренең аңа ияреп билгә кадәр ялангач фотога төшү тәкъдимен ирония белән “җирәнгеч тамаша” дип атады. Бу хакта дәүләт башлыгы журналистларга Ашхабадтагы Каспий саммиты нәтиҗәләре буенча белдерде.

“Аларның ничек чишенергә теләгәннәрен белмим: билгә кадәрме, билдән түбәнме, әмма бу җирәнгеч тамаша булыр иде дип уйлыйм”, – диде Путин.

Бу урында ил җитәкчесе бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның  “Эшлекле кеше булып та, тырнакларның матурлыгы турында уйланырга мөмкин”, дигән сүзләрен исенә төшерде..

– Мин моның белән килешәм. Кешедә бар нәрсә дә гармониядә яшәргә тиеш: күңел дә, тән дә. Әмма моның өчен алкогольдән һәм башка зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, физик культура, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, – дип өстәде Путин.

“Зур җиделек” илләре саммиты 26-28 июньдә Германиядә узды. Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, төшке ашларның берсендә катнашучылар үзләренең Русия Президентының “текәрәк” булуын күрсәтү өчен билгә кадәр чишенеп фотога төшәргә кирәкме-юкмы дигән мәсьәләдә фикер алышканнар.

Фото: karl-marks.ru

“Бу җирәнгеч тамаша булыр иде”
“Бу җирәнгеч тамаша булыр иде”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: