Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2022, 22:16

Шикәр проблемасы

Башкортстан Хөкүмәте Бразилиядән шикәр сатып алуда хаталар булуын таныды.

Шикәр проблемасы
Шикәр проблемасы

Эш шунда, соңгы чорда халык күпләп шикәр сатып алу сәбәпле, күп кенә складлар бушап калган. Булган шикәр комының барлык запаслары да кибет киштәләренә озатылган, аны 70әр сум белән сатканнар. Июнь һәм август айларында республикада шикәр бетәчәген аңлап, хакимиятләр шикәр җитештерүче шәхси компаниядән Бразилиядән чимал сатып алуны үтенгән. Тик, кызганычка каршы, чималны доллар 95 сум булганда сатып алырга туры килгән. Хәзер доллар төште, ә  шикәрнең үзкыйммәте  70 сум тәшкил итә. Бүген күпләп сату базарында шикәр бәясе 53 сум. Шуның аркасында шәхси компания һәр килограммын 17 сумга арзангарак сата.

Бу барлыгы 208 миллион сумлык зыян дигән сүз.

Шикәр белән хәлне тотрыкландыру өчен 44 000 гектар шикәр чөгендере утыртылган, планда киләчәктә тагын 6 000 гектарга чәчү планлаштырыла.

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: