“Новости” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта ул Италиянең “la Repubblica” гәзите хәбәрчесенә әйткән. Финляндия Президентына аның Владимир Путин белән хоккей уйнап төшкән фотосын күрсәтеп, хәбәрче аңардан: “Әле аның белән хоккей уйнар идегезме?” – дип сораган. Җавап болай яңгыраган: “Бу 2012 ел иде, минем Русиягә беренче визитым. Юк, мин бүтән Путин белән хоккей уйнамас идем”.
Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрдә 10 ел эчендә булып узган үзгәрешләр турында сөйләшкәндә, хәбәрче: “Путин бу вакыт эчендә “партнер”дан “дошман”га әверелдеме?” – дип сораган. Ниинисте: “Путинны партнер дип атамас идем”, – дип җавап кайтарган.
– Шул ук вакытта безне озын чик бүлеп тора, без көнүзәк мәсьәләләрне бергә хәл итәргә тиеш. Фин култыгы аша, мәсәлән, диңгез сәүдәсе һәрвакыт интенсив бара. Фин һәм урыс никахыннан туган балалар да шактый. Русия партнер булмаса да, безнең күрше, аның мәнфәгатьләрен дә истә тотарга кирәк, – дип белдергән Ниинисте.
Владимир Путин дөньядагы ил җитәкчеләре арасында үзенең физик формасы, спортка мөкиббәнлеге, сәламәт тормыш алып баруы белән аерылып тора. Аның күп кенә спорт күнекмәләре Вячеслав Фетисов, Игорь Ларионов кебек хоккей ветераннары белән бергә уза. Шуңа күрә фин Президентының бергә хоккей уйнарга теләмәве – аның өчен әллә бар, әллә юк.
Фото: lenta.ru