Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2022, 22:12

Хатынын суярга өлгерми кала

Башкортстанның Учалы районында бер ир 12 яшьлек кызы янында хатынын суймакчы булган.

Хатынын суярга өлгерми кала
Хатынын суярга өлгерми кала

29 июньнән 30 июнь  төнендә исерек хәлдә булган ир белән хатын арасында  ызгыш килеп чыккан. Конфликт вакытында  җәнҗалчы ир-ат пычак белән коралланып   хатынына өйдән чыгарга ирек бирми, үтерү белән яный. Боларның барысы да ир белән хатынның 12 яшьлек кызларының күз алдында була. Кыз күршеләренә мөрәҗәгать итә, алары  полиция чакырта.

Әлеге ир полиция хезмәткәрләрен күргәч, хатынын муеныннан пычак белән суярга маташса да, аның гамәлләренә полицейскийлар чик куя. Алар өйгә үтеп керә һәм җинаятьчене зарарсызландыра, шуннан соң зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелә. Кулга алганда шикләнелүче шулай ук тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла.

 

Фото: юрий-афонин.рф

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас