+4 °С
Болытлы
12 яшьлек укучы Радмир Хөснетдинов елга буенда йөргәндә, суда икенче сыйныф укучысының батуын күреп ала. Малай аның янына йөгерә һәм шул батучы малайга әтисе дә ярдәмгә килә. Әмма ул баланы судан мөстәкыйль тартып чыгара алмый һәм алар икесе дә бата башлый. Бәхеткә, яшь батыр югалып калмый һәм бер минут та уйлап тормыйча, ярдәмгә ташлана. Радмир батучыларга коткару түгәрәген ташлый һәм аларга ярга чыгарга ярдәм итә.
Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлана – әти белән улы җитди зыян күрми. Бу хакта Башкортстанның Гафури районы башлыгы Фәнзил Чыңгызов социаль челтәрләр аша хәбәр итте.
Фото социаль челтәрдән.