Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь 2022, 20:04

Путин һәм Рахмон нәрсә хакында сөйләшкән?

Русия Президенты Владимир Путин Дүшәнбедә Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.

Путин һәм Рахмон нәрсә хакында сөйләшкән?
Путин һәм Рахмон нәрсә хакында сөйләшкән?

Көн тәртибендә  Русия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре, стратегик партнерлык һәм берлек мәсьәләләре, шулай ук Әфганстандагы вәзгыять тикшерелде.

 Эмомали Рахмон сүзләренчә, агымдагы елның биш аенда үзара товар әйләнеше 50 процентка  арткан. Төбәкләр  арасында хезмәттәшлек  үсүгә бара. Бүгенге көндә Русиянең 80нән артык төбәгенең Таҗикстан белән эшлекле һәм башка элемтәләре бар. Мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек тә бик югары дәрәҗәдә.

Русия Президенты барлык таҗикстанлыларны  милли бәйрәмнәре – Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Ул шулай ук Әфганстанда мөнәсәбәтләр үсүенә карата кызыксыну белдерде,  илдә хәл нормальләшсен өчен барысын да эшләргә кирәклеген ассызыклады.

 

Фото: Kremlin.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас