Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь 2022, 09:18

9000 чакрымны – бер сәгатьтә!

Яңа самолет Владивостоктан Лос-Анджелеска кадәр бер сәгать эчендә барып җитәчәк.

9000 чакрымны – бер сәгатьтә!
9000 чакрымны – бер сәгатьтә!

Venus Aerospace компаниясе Stargazer дип аталган гипертавышлы самолетларның беренче үрнәкләрен әзерләп чыгарды. Алар 12 пассажирны җирдән 51,8 чакрым биеклектә алып баруга исәпләнгән. Шуңа күрә Stargazerны “аэрокосмик самолетлар” классына кертәләр. Җирдән күтәрелгәндә ул гадәти самолет двигательләреннән файдалана, ә кирәкле биеклеккә менеп җиткәч, ракета двигательләре эшли башлый.

Нәкъ шуңа күрә дә Stargazerның тизлеге тавыш тизлегеннән 9 тапкырга артык! Гади генә итеп әйткәндә, Владивостоктан Лос-Анджелеска кадәр гадәти реактив пассажир самолеты 11-12 сәгать очса, Stargazerга моның өчен бер сәгать вакыт та җитәчәк. Ә инде экваторны ул 4,5 сәгатьтә урап чыгачак.

Әлегә самолетларны сынау бара. Ул шактый озак – 2025 елга кадәр дәвам итәр дип көтелә. Чөнки мондый экстремаль шартларда пассажирларның гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау һәр ил өчен иң мөһим бурыч булып кала.

Фотолар:  new-science.ru

9000 чакрымны – бер сәгатьтә!
9000 чакрымны – бер сәгатьтә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: