Җәмгыять
28 Июня 2022, 03:57

Туры элемтә кайчан булыр?

2021 елда Русия Президенты Владимир Путин белән “туры линия” 30 июньдә узган иде. Быел мондый аралашу булырмы?

Туры элемтә кайчан булыр?Туры элемтә кайчан булыр?
Туры элемтә кайчан булыр?

Русия Президенты Владимир Путин белән ел саен уза торган туры элемтә, һичшиксез, булачак, тик бераз соңрак. Бу хакта Русия лидеры матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Туры элемтә, һичшиксез, булачак. Ул онытылмады, өстәвенә, ихтыяҗ да бар», – диде Кремль вәкиле.

Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгының «хәзер бик мөһим чаралары күп», – дип хәбәр итә ТАСС.

Элегрәк Дмитрий Песков Президентның россиялеләр белән бу форматта аралашуы июльдән дә иртәрәк булмаячак, дип сөйләгән иде.

Фото: m.tvzvezda.ru

Туры элемтә кайчан булыр?
Туры элемтә кайчан булыр?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас