Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2022, 11:23

Мәктәпләрдә теш дәвалыйлар

Башкортстан мәктәпләрендә 68 стоматология кабинеты ачылды.

Мәктәпләрдә теш дәвалыйлар
Мәктәпләрдә теш дәвалыйлар

"Взлетай!" мәгариф проектының "Сәламәт елмаю" модуле кысаларында Башкортстан мәктәпләрендә 68 стоматология кабинеты ачылды. Алар барысы да лицензияләнгән, иң заманча дәвалау комплекслары белән җиһазландырылган, балалар стоматологиясенә карата таләпләр исәпкә алынган.

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битләрендә язуынча, быелгы уку елында гына да стоматологлар кәнәфиенә 86 меңнән артык укучыны чакырганнар. Педагоглар турында да кайгырталар.

Республика башлыгы сүзләренчә, 2022 ел ахырына кадәр Башкортстан мәктәпләрендә тагын 12 стоматология кабинетын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

Чыганак: Башинформ.

Мәктәпләрдә теш дәвалыйлар
Мәктәпләрдә теш дәвалыйлар
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас