Хәзерге яшьләр безнең ничек яшәгәнне белми. Алар өчен менә шундый мемуар яздым.
Машиналарны пычрактан этеп чыгара идек (пычрак – су белән туфрак катнашмасы).
Атка атланып чаба идек (ат рәсеме китапта бар).
Телефоннан сөйләшер өчен почтага бара идек.
Кызлар чигү чигә иде.
Кызлар тәмәке тертмый иде.
Кызларның куен дәфтәре була иде.
Егетләр армиягә бара иде.
Кешеләр китап укый иде.
Самавардан чәй эчтек.
Кузгалак, какы, җиләк, шомырт, катыклап икмәк, тозлап бәрәңге ашадык.
Автомобиль кузовына утырып йөрдек.
Йомырканы тавык сала иде.
Сөтне кырдан сыер алып кайтты.
Атна саен клубта кино була иде.
Суны коедан ала идек (кое - тирән чокыр).
Кеше күп, ә эш күбрәк иде.
«Иптәш» дигән кешеләр бар иде.
Галстук такмаган өчен дәрестә тиргиләр иде.
Тимер, сөяк, чүпрәк, кәгазь кебек чүп өчен акча түләделәр, ә көл һәм
тавык тизәген колхоз җыйды.
Печәнне чалгы белән чаптылар, ул чалгыга чалгычы идарә итә иде.
Утынны ике куллы пычкы әзерләде.
Хатыннар чәч үрә иде, итәкле күлмәк киде.
Ирләр сакал кыра иде.
Күзлекне профессорлар кия иде.
Фото: silaoberega.ru