Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2022, 20:48

Башкортстанның коррупционер түрәләре

Башкортстанда күпме түрә 2021 елда коррупциядә гаепләнү буенча судка бирелгән?

Башкортстанның коррупционер түрәләре
Башкортстанның коррупционер түрәләре

2021 елда Башкортстанда прокуратура органнары төрле рангтагы 13 түрәгә карата 12 җинаять эшен судка тапшырган. Бу хакта республика прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте. Аңа караганда, аларның тугызы “вазифаларыннан явыз нияттән файдалану” маддәсе һәм “вазифаи вәкаләтләрне арттыру” маддәсе буенча тикшерелгән. Гади генә әйткәндә, хәзерге вакытта 13 вазифаи зат коррупция эшләре буенча хөкем ителә. Моннан тыш, узган ел Башкортстан прокуратурасы хезмәткәрләре район хакимиятләрендә эшләүчеләрнең канун бозуларының 618 очрагын ачыклаган. 419 вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган, дип аңлата Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте.

 


Фото: omskinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: