Ул видеоконференция режимында Кытай рәислегендә узды. Очрашу “Глобаль үсешнең яңа чорында БРИКС партнерлыгын ныгыту” дигән темага оештырылды. Утырышта Бразилия Президенты Жаир Болсонаро, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, КХР Рәисе Си Цзиньпин, Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоза катнашты.
– Безнең берләшмә илләре көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча хезмәттәшлекне тирәнәйтә һәм ел саен БРИКС абруе һәм аның дөнья аренасындагы йогынтысы арта бара. Бу объектив процесс, чөнки “бишлек”кә кергән дәүләтләр сәяси, икътисади, фәнни-технологик һәм кеше потенциалына ия. Безнең, халыкара тотрыклылыкны һәм иминлекне, тотрыклы үсешне тәэмин итүгә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән уртак нәтиҗәле эш өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар.
Без конфликтларны җайга салу, терроризмга, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш, яңа технологияләрне куллану, климат үзгәрү, куркыныч инфекцияләр таралуга каршы көрәш кебек мәсьәләләрне бергәләп кенә хәл итеп була, дип саныйбыз.
Русия алга таба да берләшү буенча барлык партнерлар белән тыгыз бәйләнешне үстерергә һәм халыкара эшләрдә аның ролен арттыруга үз өлешен кертергә әзер, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.
Фото: Kremlin.ru