

Әлеге фаҗига Белоретта булган. Тикшерүчеләр фаразы буенча, өйдәше Ксенияне каты кыйнаган, шуннан соң хатын алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Ксения беркайда да эшләмәгән, нигездә, балалар белән өйдә утырган. Мәрхүмәнең өйдәше эшкуар булган, аның дегет чыгару буенча бизнесы булган.
– Ул аның өченче ире иде, Ксюшаны элекке иреннән бик нык көнләште, – ди мәрхүмәнең дусты. Аның сүзләренә караганда, кыйнау бик еш булган, әмма Ксения ирдән китәргә теләмәгән. Чөнки “ул мине табар һәм барыбер үтерер” дип курыккан.
Холыксыз ир эчеп алган саен кул күтәргән. Йортлары шәһәр читендә аерым урнашкан булу сәбәпле, ярдәм чакыру мөмкинчелеге булмаган.
Хәзерге вакытта бу хәл белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. 36 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылган. Ир җинаятен таныган һәм тикшерүчеләргә бу хәл турында сөйләгән. Хәзер ул сак астында.
Бу фаҗига аркасында алты бала әнисез торып калды. Иң олы балага 13 яшь, ә кечкенәсенә нибары 2 яшь.
Фото: smartik.ru