Җәмгыять
21 Июня 2022, 10:23

Башкортстанлылар Үзбәкстанда

Үзбәкстан белән бәйләнешләр ныгый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанлылар ҮзбәкстандаБашкортстанлылар Үзбәкстанда
Башкортстанлылар Үзбәкстанда

Башкортстанның рәсми делегациясе РБ вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендә Үзбәкстанда Сабантуй милли бәйрәмендә һәм Ташкент шәһәрендәге Башкортстан иҗтимагый мәдәни үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнаша.

Визит барышында делегация Алишер Нәвои исемендәге Үзбәкстан Милли китапханәсендә булды, дип хәбәр итә РБ Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Ике республиканың Милли китапханәләре арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында башкорт телендәге әдәбият тапшырылган.

Китапларны Үзбәкстан китапханәсендә Азат Бадранов, РБ мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Марат Зөлкарнаев тапшырган. Башкортстан делегациясен Үзбәкстан Милли китапханәсенең мәгълүмат-китапханә хезмәте буенча директор урынбасары Насыйп Холдорова каршы алган.

Сәфәр кысаларында башкорт делегациясе Хәзрәт-Имам дини комплексы җитәкчелеге белән очрашкан, анда башкорт телендәге Коръәнне тапшырган.

Башкортстанлылар Үзбәкстанда
Башкортстанлылар Үзбәкстанда
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас