Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2022, 11:48

Суга батучылар коткарылган

Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан “Сипайловские Сочи” пляжында фаҗига чак булмый калган.

Суга батучылар коткарылган
Суга батучылар коткарылган

Быел җәй салкын һәм яңгырлы килде. Уйлап карасаң, су керерлек көннәр юк та кебек. Шуңа карамастан, барлы-юклы кояшлы сәгатьләрдә дә гомерләрен куркыныч астына куеп, исерек килеш суга керүчеләр һаман очрап тора.

Вакыйга шимбә көнне, 18 июньдә, Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан “Сипайловские Сочи” пляжында була. 1992 елгы ир һәм 1972 елгы хатын спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, Караидел елгасына кереп, йөзә башлыйлар. Тик агым көчлерәк булып чыга, аларны агызып алып китә.

Бәхеткә, су-коткару станциясендә дежурлыктагы коткаручылар янда гына була. Алар батып баручыларны судан тартып ала. Ир белән хатынга медицина ярдәме кирәкми.

Бу хакта Гражданнарны саклау идарәлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Гражданнарны саклау идарәлегенең матбугат хезмәте.

Суга батучылар коткарылган
Суга батучылар коткарылган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: