Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2022, 22:23

Европа һәм АКШ үзләре куйган тырмага басты

Быел форум “яңа дөнья – яңа мөмкинлекләр” девизы астында узды.

Европа һәм АКШ үзләре куйган тырмага басты
Европа һәм АКШ үзләре куйган тырмага басты

Русия Президенты Владимир Путин XXV Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Чарага шулай ук Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев килгән иде. Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпин һәм Мисыр Президенты Әбделфаттах Сиси катнашучыларга видеомөрәҗәгать белән чыктылар.

Быел форум “яңа дөнья – яңа мөмкинлекләр” девизы астында узды. Форумда иң төп чыгышны Владимир Путин ясады. Ул санкция белдерүчеләрнең үзләре куйган тырмага басуларын әйтте:

– Европа сәясәтчеләре үз икътисадына җитди зыян китерде – моны үз куллары белән эшләделәр. Без Европадагы социаль һәм икътисади проблемалар кискенләшүен күрәбез, Кушма Штатларда да товарлар, азык-төлек, электр энергиясе һәм автомобиль ягулыгы бәяләре арта, европалыларның тормыш сыйфаты кими һәм предприятиеләрнең көндәшлеккә сәләтлелеге кими бара,– диде Владимир Путин һәм безнең илнең гаять зур потенциалга ия булуын ассызыклады

 


Фото: kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: