Белорет районара суды 27 яшьлек иргә карата ачылган җинаять эшен караган. Бу ирнең кечкенә балаларына 800 мең сумнан артык алимент бурычы җыелып киткән. Аларны түләмәгән өчен ул узган елның октябрендә мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җәзага тарттырылган булган.
Әмма үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган: эшкә урнашу өчен бернинди чара күрмәгән, балаларына матди ярдәм күрсәтмәгән, алимент түләмәгән.
Гаепләнүченең эшенә суд РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлеше буенча ("Балаларны яисә хезмәткә сәләтсез ата-аналарны төрбияләү өчен акча түләмәү") бәя биргән һәм кайбер шартларны исәпкә алып, ун ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән. Әлегә суд хөкеме законлы көченә кермәгән.
Фото: www.freestockimages.ru.