Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2022, 13:06

Агач ауган

Уфада бер агач дүрт автомобильгә зыян китергән. 

Агач ауган
Агач ауган

Уфада 17 июнь кичендә Уфа шоссесындагы  25/3 санлы йорт янында бер агач авып төшкән. Ул дүрт автомобильгә  -- Hyundai Getz, Hyundai Accent, Kia Cerato, Volkswagen Poloга -- зыян китергән. Бәхеткә күрә, бер кеше дә зыян күрмәгән. "Горзеленхоз" оешмасы бригадасы агачны кискән һәм җыештырып куйган.

Шул ук вакытта, шәһәр мэриясе мәгълүматы буенча, Уфада аварга мөмкин агачлар табылган. Җирле халык муниципалитетка Минһаҗев һәм Достоевский, Революция һәм Минһажев урамнары чатындагы, шулай ук С. Агиш урамында ябалдашлары белән урам фонарьләрен каплаган  агачларны тәртипкә китерүне сорап мөрәҗәгать иткән. 

Чыганак: Башинформ.

Агач ауган
Агач ауган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: