Башкортстан психик авырулар саны буенча Русиянең барлык төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә кергән. Рейтингта Башкортстан Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Татарстанга гына калышып, дүртенче урынны алды.
Башкортстанда 2,4 мең пациент теркәлгән, Санкт-Петербургта – 4,7 мең, Мәскәүдә – 2,8 мең, ә Татарстанда 2,5 мең авыру. Чиләбе өлкәсе антирейтингның бишлеген 2,1 мең кеше күрсәткече белән тәмамлый.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте биргән мәгълүматлардан күренүенчә, 2021 елда Башкортстанда психик авырулар белән 142 327 пациент теркәлгән. Алар арасында 31 163 өлкән кеше, 51 806 яшь һәм 20 222 бала.
Башкортстандагы психик авыруларның 46% тан артыгы (66 178 пациент) Уфада теркәлгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый авырулардан җәфа чигүчеләр саны Уфада елдан-ел артуга бара.
Психоз һәм зәгыйфьлек, шизофрения, акыл артта калу, стресс – аеруча киң таралган психик авырулар булып тора.
Фото: pngegg.com