Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июнь 2022, 17:00

Башкортстанга яңа тракторлар кайтачак

Бу хактагы килешү Санкт-Петербург Халыкара икътисади форумы вакытында имзаланды.

Башкортстанга яңа тракторлар кайтачак
Башкортстанга яңа тракторлар кайтачак

Форум кысаларында Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов эш сәфәре белән Петербург трактор заводында булды, анда предприятиенең генеральный директоры Сергей Серебряков белән очрашты.

Очрашу барышында яклар «Петербург трактор заводы» җәмгыяте һәм Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында 2022 елда «Кировец» тракторларын сатып алуга 5 процент күләмендә республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә өстәмә ташламалар бирү турында килешү имзалады.

– Республиканың аграр секторында «Кировец» тракторларына ихтыяҗ зур, алар төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә 1000нән артык берәмлек исәпләнә, – диде Илшат Фазрахманов. – Республика буенча тракторлар паркында “кировецларның" өлеше 7 процентка якын тәшкил итә, шул ук вакытта аларның уртача "яше" 20 елдан артып китә. Шуңа күрә без паркны яңартуны тизләтергә һәм «Кировец» гаиләсенең елына 150дән дә ким булмаган күләмдә яңа тракторларын сатып алуны тәэмин итәргә телибез.

Ул республика аграрчылары исеменнән Сергей Серебряковка конструкцияне камилләштерү буенча Петербург трактор заводының системалы эше, шул исәптән «Кировец» тракторларының база агрегатлары эшен автоматлаштыру һәм идарә итү буенча электрон системалары өчен рәхмәт белдерде.

Әйткәндәй, Русия Президенты үз чыгышында, Санкт – Петербург трактор заводының санкцияләр шартларында җитештерелгән продукцияне киметү генә түгел, киресенчә, шактый арттыруын билгеләп үткән иде.

Фото: agro-tm.ru

 

Башкортстанга яңа тракторлар кайтачак
Башкортстанга яңа тракторлар кайтачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: