-3 °С
Болытлы
Әлеге хокукны русиялеләр 2019 елда алган. Нәкъ шушы елны этаплап пенсия яшен күтәрү эше башлана. Тиздән ир-атлар пенсиягә 65 яшьтән, хатын-кызлар 60 яшьтән чыга башлаячак. Ләкин пенсияләрнең тупланма (накопительный) өлешен алу вакыты үзгәрмәде. Ир-атлар аны 60 яшь тулу белән, хатын-кызлар 55 яшь тулуга алырга мөмкин. Шуңа күрә бу эшне иртәгәгә калдырмагыз. Яшегез җиткән икән, кичекмәстән урындагы Русия пенсия фонды идарәлегенә яисә дәүләткә карамаган пенсия фонды бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез.
Фото: zensovet.ru