Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2022, 11:08

Наемникларга – үлем җәзасы!

Русия хакимиятләренең гаскәрләргә өстәмә чакыру булачагы турында хәбәрләр чыккан иде. 

Наемникларга – үлем җәзасы!
Наемникларга – үлем җәзасы!

Көнбатыш мәгълүмат чараларында Русия хакимиятләренең гаскәрләргә өстәмә чакыру булачагы турында хәбәрләр чыккан иде. Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков аларны ялган мәгълүмат дип атады.

17 июньдә Владимир Путин Питербургта икътисади форумда чыгыш ясачак. Көнбатыш гаммәви мәгълүмат чаралары Путинның бу форумда илдә гомуми мобилизация башлау турында игъланы булуы ихтимал дип фаразлаган иде.

Украинада шушы көннәрдә ике Америка наемнигы кулга алынган иде. Алар: 39 яшьлек Александр Дрюк һәм 27 яшьлек Энди Хью. Энди Хьюның диңгез пехотасы ветераны булуы билгеле.

Күптән түгел Украина ягында сугышкан ике британияле һәм марокканлыга Донецк суды үлем карары чыгарган иде. Алар сафына тагын ике наемник өстәлде.

 

Фото: v-pravda.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: