“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин Указы белән кискен шартларда кешеләрне коткарганда күрсәткән батырлыгы һәм югары профессиональлеге өчен Константин Бузанов, Владимир Былда (үлгәннән соң), Петр Филиппов һәм Салават Хәбиров “Каһарманлык ордены” белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр – 1996 елның 23 августында Анападан Уфага рейс башкарган “Башкортстан һава юллары” авиакомпаниясенең Ту-134 самолеты экипажы. Самолет кошлар көтүе белән бәрелешә. Кара диңгездә шторм барган вакытта бер баклан сул як двигательгә килеп бәрелә – мотор эшләүдән туктый. Икенчесе самолет шассиен эштән чыгара, өченчесе, бәрелеп, титан винтларны бөгә. Ләкин очучылар салкынканлылык саклап, 60тан артык пассажирны тынычландырып, бер двигатель белән җиргә төшеп утыра. Очыш бары тик 18 минут кына дәвам итсә дә, ул пилотларның хәтерендә бүгенгә кадәр саклана.
Бу батырлыклары өчен очучыларның һәркайсы 100 сумлык премия белән бүләкләнә. Алтмыштан артык кешенең гомере шулай бәяләнә... Батырлык 25 елга онытыла...
Башкортстан җитәкчелегенә Радий Хәбиров килгәч кенә боз кузгала. Ул бүләкләү мәсьәләсе буенча Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итә, аңардан яклау таба. Һәм, ниһаять, дүрт каһарман батырлыклары өчен лаеклы бәяне алды. Алар “Каһарманлык ордены” белән бүләкләнде.
Кызганычка каршы, самолет капитаны Владимир Былда 2000 еллар башында вафат булган, Курск шәһәрендә җирләнгән, ә Константин Бузанов, Петр Филиппов һәм Салават Хәбиров бүген хаклы ялда, Уфада яшиләр. Якташларыбызга дан!
Фото: https://www.bashinform.ru