Русия Президенты Владимир Путинның махсус карары белән 2020 елда эш кенәгәләрен электрон форматка күчерү эше башланды. Бу бурыч Русия Пенсия фондына йөкләтелде. Бүгенгә электрон эш кенәгәләренә 9 миллион хезмәткәр күчте. Пенсия фондының Башкортстан бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, республикада электрон хезмәт кенәгәләренә 300 меңнән артык кеше күчкән.
Электрон хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләргә дә уңайлы. Ул хезмәт стажың, эш турындагы мәгълүматларың белән даими танышып тору мөмкинлеген бирә. Эш бирүчеләрне исә ул инде искергән кадр исәбен алып бару алымнарыннан һәм шуңа бәйле матди чыгымнардан азат итә.
Бүләк Халыкара социаль тәэминат оешмасы тарафыннан бирелде. Жюри составына төрле илләрдән матди тәэминат белгечләре җыелган иде. Алар Русия тәҗрибәсен башка илләргә дә тарату турында килештеләр.
Фото: vg-news.ru