Җәмгыять
9 Июня 2022, 02:16

Уфаны су баса

Көчле яңгырлар һәм җил аркасында, Башкортстан башкаласында 6 участокны су баскан, 10 агач ауган. Һава торышы, ниһаять, үзгәрерме?

Уфаны су басаУфаны су баса
Уфаны су баса

Башкортстанда инде атнадан артык яңгыр туктамый. Уфа шәһәр хакимиятенең гражданнарны яклау идарәлеге хәбәр итүенчә, инде өйләрне су басу очраклары да бар. Барлыгы шундый 6 вакыйга теркәлгән. Дүрт очрак – башкаланың Ленин районында (Нижегородка бистәсе дип аңларга кирәк), берешәр очрак – Калинин һәм Дим районында. Ленин районында яңгыр суын суырту эшенә Гражданнарны яклау идарәлегенең эзләнү-коткару хезмәте, коммуналь оешмалар җәлеп ителгән. Барлыгы 600 кубометр су суыртып алынып, читкә түгелгән.

Шулай ук кичәге көн эчендә Уфада 10 агач ауган. Алар 4 автомобильгә зыян китергән. Бәхеткә, кешеләр арасында җәрәхәт алучылар юк.

Башкортстандагы ике авыл уртасыннан ташкыннар үткән. Вак елгалар күтәрелеп, ярларыннан чыгу куркынычы әле дә саклана, дип хәбәр итә Гадәттән тыш ситуацияләр министрлыгы.

Яңгырлар чигенергә уйламый. Сишәмбегә кадәр Уфада болытлы һава, яңгырлар хакимлек итәчәк. Һава температурасы төнлә +12, көндез +18дән артмаячак.

Фото: mail.ru

Уфаны су баса
Уфаны су баса
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас