Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2022, 10:26

Русиядә кеше хокуклары бозыламы?

Кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова билгеләвенчә, 2021 елда шундый 2253 очрак расланган.

Русиядә кеше хокуклары бозыламы?
Русиядә кеше хокуклары бозыламы?

Бу хакта ул Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда сөйләде. Татьяна Москалькова белдерүенчә, узган елны аңа кше хокукларын бозу буенча 59500 шикаять килгән. Шуларның 2253е расланган. Нәтиҗәдә, 11 меңнән артык кешегә карата хокук бозу очрагы ачыкланган, алар тулысынча реабилитацияләнгән. 875 кешегә карата җинаять эшләре туктатылды, алар төрмә-колонияләрдән чыгарылды. Бу сан рекорд булып тора.

Шулай ук вәкил Донбасста яшәүче 3000 гражданнан хокуклары бозылу турында гариза кабул иткән. Севастопольдәге әсир украин хәрбиләре янына барып, аларның тиешле шартларда, халыкара нормалар буенча тотылуына инанып кайткан. Шул ук вакыта Татьяна Москалькова Президентка Халыкара Кызыл Хач һәм Ярымай вәкилләренең Украинага әсирлеккә эләккән Русия хәрбиләре янына барырга теләмәүләренә борчылуын белдерде, ике як арасында әсирләрне алмашу барышы турында сөйләде.

Фото: irkutskmedia.ru

Русиядә кеше хокуклары бозыламы?
Русиядә кеше хокуклары бозыламы?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас