Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2022, 10:28

Медиаҗыен башлана

Медиафорум эшендә республиканың барлык районнарыннан 600дән артык делегат катнаша.

Медиаҗыен башлана
Медиаҗыен башлана

Бүген, 7 июньдә, Уфаның «Торатау» конгресс-холлында Башкортстанның «Медиаҗыен»  форумы ачыла. Форумның төп темасы -- яңа  шартларда медиатармак һәм журналистика торышы. Медиафорум эшендә республиканың барлык районнарыннан 600дән артык делегат катнаша, шул исәптән дәүләтнеке булмаган массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылган. Бу медиҗыен тарихта Башкортстанның барлык журналистларын берләштерүче беренче зур форум.

Программада берничә секция эше планлаштырылган, "Медиаҗыен" спикерлары -- танылган медиаэкспертлар, аерым алганда, "Russia Today" телеканалы генераль директоры Алексей Николов, "Аргументы һәм Факты" АҖ генераль директорының беренче урынбасары Марина Мишункина, "Россия 1" телеканалының яңа медиа хезмәте башлыгы Марина Сезина һәм башкалар.

Медиаҗыен башлана
Медиаҗыен башлана
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас