Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2022, 22:40

Украина ягының югалтулары арта

Безнең хәрбиләр алдына  шәхси составны һәм тыныч халыкны югалтуны киметү бурычы куелган.

Украина ягының югалтулары арта
Украина ягының югалтулары арта

Русия Кораллы көчләре Украинада махсус хәрби операция үткәрә. Аның төп максаты булып Донецк һәм Луганск халык республикаларына ярдәм итү тора. Безнең хәрбиләр алдына хәрби биремнәрне үтәгәндә шәхси составны һәм тыныч халыкны югалтуны киметү бурычы куелган.

Операция уздырылган дәвердә Русиянең ракета гаскәрләре һәм артиллерия катнашлыгы белән Украинаның җиде идарә итү пункты, 34 артиллерия һәм миномет бүлекчәләренең утлы позицияләре, шулай ук хәрби техника тупланган 431 район зарарланган. Махсус операция вакытында Русия Кораллы көчләре 16 аэродром, 190 самолет, 129 вертолет, 1127 пилотсыз очкыч, 330 зенит ракета комплексы, 473 залп утының реактив системасы, 3424 танк һәм башка бронемашиналар, 1795 кыр артиллериясе орудиясе һәм 3446 берәмлек автомобиль техникасын сафтан чыгарган.

Исегезгә төшерәбез, 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск республикалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә җавап итеп махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Украина территорияләрен оккупацияләүне планлаштырмый, әмма халыкларның үзбилгеләнү хокукы өчен чыгыш ясый.

 


Фото: tass.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: