Җәмгыять
4 Июня 2022, 13:25

Хәзер пенсия ничә сум?

Башкортстан пенсионерлары 10 процентка күтәрелгән пенсияләр ала башлады. Хәзер уртача пенсия ничә сум икән?

Хәзер пенсия ничә сум?Хәзер пенсия ничә сум?
Хәзер пенсия ничә сум?

Русия Президенты Владимир Путинның махсус карары белән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 1 июньнән 10 процентка күтәрелде. 3 июньнән башлап бу акчалар почта бүлекчәләре аша тапшырыла, 10 июньнән аларны банклар аша алу да мөмкин булачак. Индексация автоматик рәвештә башкарыла, Русия Пенсия фондына барып йөрүнең хәҗәте юк.

1 июньнән Русия Пенсия фонды тарафыннан түләнелә торган барлык пенсияләр дә индексацияләнә: дәүләт тәэминаты буенча страховой пенсияләр дә, социаль пенсияләр дә. Социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнә торган түләүләр шулай ук 10 процентка арта. Алар исәбенә аерым казанышлары һәм казанышлары өчен өстәмә матди ярдәм чаралары, атом-төш өлкәсе хезмәткәрләрен социаль тәэмин итү, шулай ук Чернобыль атом электростанциясендә зыян күргән кешеләргә инвалидлык буенча пенсияләр керә.

Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләре буенча, республикада 1 миллион 162 мең эшләмәүче пенсионерга индексация каралган. Башкарылган индексацияләр нәтиҗәсендә Башкортстанда пенсияләрнең уртача күләме 17910 сум тәшкил итә, страховка пенсиясенең уртача күләме – 18406 сум, картлык буенча страховка пенсиясенең уртача күләме – 19 мең сум.

Фото: gorodzakon.ru

Хәзер пенсия ничә сум?
Хәзер пенсия ничә сум?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас