Әлеге проект Президент Владимир Путин кушуы буенча башкарыла. Һәм ул күпсанлы русиялеләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлеген бирәчәк. Ташламалы ипотека ставкасы 9 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә яшәүчеләр өчен займның максималь күләме 12 миллион сум тәшкил итәчәк, калган төбәкләр өчен – 6 миллион.
2022 елда яңа программа кысаларында торак йортлар төзелешенә барлыгы 8 мең кредит бирү планлаштырыла.
Элегрәк РФ хөкүмәте апартаментларга ташламалы ипотеканы киңәйтү мөмкинлеген карарга мөмкин икәнлеге билгеле булды. Тиешле инициатива Министрлар Кабинеты каршындагы эксперт советының “Төзелеш, урбанистика һәм торак-коммуналь хуҗалык” эш төркеме утырышында каралды.
Фото: freylit.ru