Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2022, 10:15

Башкортстанда халык күп

Башкортстанда якынча 4,091 миллион кеше яши.

Башкортстанда халык күп
Башкортстанда халык күп

Узган елның көзендә узган Бөтенрусия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре билгеле. Белгечләр фикеренчә, Башкортстан Русиянең иң күп халыклы төбәкләренең берсе.  

Якынча мәгълүматларга караганда, 2021 елның 1 октябренә Русиядә даими яшәүче 147,2 млн кеше исәпләнгән. 2010 елгы халык санын алу белән чагыштырганда, ил халкы 2,05 млн кешегә, ягъни 1,4 процентка арткан.

Башкортстан халык саны буенча Русия Федерациясе субъектлары арасында Мәскәүдән (13,010 млн кеше), Мәскәү өлкәсеннән (8,532 млн кеше), Краснодар краеннан (5,838 млн кеше), Санкт-Петербургтан (5,602 млн кеше), Свердловск өлкәсеннән (4,269 млн кеше) һәм Ростов өлкәсеннән (4,201 млн кеше) соң җиденче урында тора.

Башкортстанда даими яшәүчеләрнең якынча саны 4,091 миллион кеше тәшкил иткән -- бу Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч. Шуларның 2,530 миллионы шәһәр кешеләре, 1,561 миллионы — авыл халкы.

Чыганак: Башинформ.

Башкортстанда халык күп
Башкортстанда халык күп
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: