+16 °С
Дождь


РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров Русия Президентының көн саен халык алдында күренүен, авыру билгеләре булмавын билгеләп үтте. Юкса, кайбер мәгълүмат чараларында аның авыруы турында төрле имеш-мимешләр таралды.
"Президент Владимир Путин көн саен публикада пәйда була. Сез аны экраннарда карый, укый һәм аның чыгышын тыңлый аласыз. Минемчә, акылы булган кеше аңарда нинди дә булса авыру билгеләре күрмәс. Мондый имеш-мимешләрне аларны таратучыларның намусына калдырам", -- диде ул француз телеканалына биргән интервьюсында.
Чыганак: ТАСС.